«Куркынычсызлык утравы»: танып белү уены (6+)

10 гыйнварда 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Куркынычсызлык утравы» дигән танып белү уены үткәрде. 

Остров безопасности
IMG_20220110_113046
IMG_20220110_114241
IMG_20220110_113418
IMG_20220110_114301

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән бергә «Минем йортым – минем кирмәнем», «Табигать ана», «Ут һәм су» станцияләре буйлап әкияти сәяхәткә юл тотып, балалар урамда, өйдә, ял вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. «Дүрт кирәкле машина» һәм «Безнең өчен әһәмиятле дүрт хезмәт» уеннары укучыларга иң мөһим телефон номерларын гына түгел, ә алар белән бәйле һөнәр ияләрен дә искә төшерергә ярдәм итте. 
Кунакка табиб Пилюлькин керде, ул чарага килүчеләрнең тән температурасын тикшерде һәм үз аптечкасындагы дарулар белән таныштырды. Уен «Өйдә һәм табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре» дигән мультдәресне карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: